В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Дәүләт Думасы депутаты тыңлаучыларга яңа тарихи тенденцияләр турында сөйләячәк, фикерләре белән уртаклашачак һәм сорауларга җавап бирәчәк
Фото: Денис Гордийко
Спикер яңа тарихи тенденцияләр турында сөйләячәк, фикерләре белән уртаклашачак һәм студентларның сорауларына җавап бирәчәк, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.
Очрашу бүген, 5 нче мартта, 14:30 сәгатьтә КДЭУның актлар залында (Красное Село урамы, 51а йорт) узачак.
Олег Морозов – философия фәннәре кандидаты, берничә фәнни басма, массакүләм мәгълүмат чараларында публицистик материаллар авторы һәм автордашы. 2021 елда 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе вазифаларын башкара.