Хәзерге вакытта чакырулар 50 дән артык илгә җибәрелгән
Фото: РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Казан быел июнь аенда шәһәрдә узачак БРИКС уеннарын уздыруга әзер. Бу хакта РФ спорт министры Олег Матыцин хәбәр итте.
«Казан әзер, бу шәһәрдә идарәчеләрнең профессиональ командасы, спорт объектлары бар, бик уңайлы логистик шартлар тудырылган», – дип билгеләп үткән ул ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
Министр ярышлар ачык булачак дип өстәде. Хәзерге вакытта катнашуга чакырулар дөньяның 50 дән артык иленә җибәрелгән.
Казан БРИКС уеннарын быелның 11-14 нче июнендә кабул итәчәк. Ярышлар октябрь аенда ТР башкаласында узачак БРИКС саммиты алдыннан була.