Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2022, 16:11

Олег Матыцин: «Казан 10 елдан артык дөнья беренчелекләрен оештыру һәм үткәрүдә югары стандарт күрсәтә»

19 нчы июльдә Казанда «Дуслык уеннары»ның беренче этабы старт ала, ул меңнән артык спортчыны җыячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль, Дмитрий Никитин). 19 нчы июльдә Казанда «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларның беренче этабы старт ала. Ярышлар өч су спорт төре – йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча узачак. Бу хакта ТАСС та узган матбугат конференциясендә Россия спорт министры Олег Матыцин сөйләде. «Казан 10 елдан артык дөнья беренчелекләрен оештыру һәм үткәрүдә стандарт булып кала һәм хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы булып санала», - дип ассызыклады ул.

Ярышлар өч этаптан торачак: «Дуслык», «Спорт» һәм «Легендалар». Беренче этап 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узачак. Рәсми ачылыш 21 нче июльдә була. Татарстан башкаласына ике атнага Россия һәм башка илләрдән иң көчле йөзүчеләр, синхрончылар һәм суга сикерүчеләр җыелачак. Ярышларда меңнән артык спортчы катнашачак, аларның 200 е башка илләрдән киләчәк, дип хәбәр итте О.Матыцин.

Йөзү федерациясе әзерлек календарена Россия җыелма командасының барлык лидерлары да ярышларда катнашсын өчен төзәтмәләр кертте, дип билгеләп үтте Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальников. Ул ярышлар барышында очколар язылачак, аларның суммасы буенча спортчылар призлар һәм акчалата бүләкләр алачак, дип хәбәр итте.

«Дуслык уеннары»ның икенче этабын 9 нчы ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Ул суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогын һәм йөзү буенча халыкара ярышларны берләштерәчәк.

Уеннарның өченче йомгаклау этабы 8-17 нче декабрьдә узачак һәм Татарстан башкаласында су спорт төрләре легендаларын җыячак. Спортчылар йөзү буенча Владимир Сальников Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогы һәм суга сикерү буенча Дмитрий Саутин Кубогы өчен көрәшәчәк.

О.Матыцин сүзләренә караганда, «Дуслык уеннары» спортчыларны көндәшлеккә сәләтле итеп әзерләү, шулай ук илебезнең спорт потенциалын ныгыту өчен үткәрелә.

«Дуслык уеннары» РФ Спорт министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәме белән оештырыла.

Барлык яңалыклар