Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2024, 17:16

6,5 меңгә якын казанлы мобиль пунктларда сәламәтлеген тикшергән

Табиблар 5 меңнән артык рентгенология тикшеренү башкарган

Казанда мобиль диспансеризация пунктлары эшләгән айда 6422 кеше бушлай тикшерелде. Алар арасында 3933 кеше диспансеризация узган, тагын 570 кеше профилактик тикшерү узган.

Күчмә диспансеризация кысаларында табиблар 5875 рентгенология тикшеренү үткәргән: 3948 флюорография һәм 1927 маммография, дип хәбәр иттеләр ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Мобиль диспансеризация пунктлары ноябрьдә эшли башлады. Алар 20 һәм 21 номерлы поликлиникаларга, шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсенә беркетелгән шәһәр кешеләрен 6:00 дан 22:00 гә кадәр кабул иткәннәр. Тулы тикшеренү «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, тикшерү узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар. Ел саен тикшерүләр төрле авыруларны ачыкларга ярдәм итә, шул исәптән яман шешләрне иртә стадиядә, авыру үзен берничек тә күрсәтми. Һәм ул чагында аны 90% очракта җиңәргә мөмкин. Диспансеризация нәрсә ул, ни өчен аны узу мөһим, ул күпме вакыт ала, һәм нинди авыруларны кисәтә алуы турында 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Ольга Багданова сөйләде.
Барлык яңалыклар