В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестивальнең конкурс көннәре 11-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 29-нчы ноябрь көнне Казанда Ленин мәдәният сараеның концертлар залында «Һөнәри белем бирү оешмаларының беренче курс студентлары көне - 2019» шәһәр фестиваленең гала-концерты була. Анда Татарстан башкаласының махсус урта белем бирү йортларының 500-гә якын студенты катнашачак.
Фестивальнең конкурс көннәре 11-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә узды. Аларда бөтен шәһәрдән башкаручылар һәм иҗат коллективлары – барлыгы 1130 кеше катнашты. Җиңүчеләр үз номерларын гала-концертта күрсәтәчәкләр.
Фестивальдә катнашучылар талантларын биш юнәлештә тәкъдим итәчәк: интеллектуаль уен («Нәрсә? Кайда? Кайчан?»), музыкаль, бию, театр һәм журналистика. Аларның һәркайсында тагын берничә номинация каралган. Тамашачылар эстрада җырчыларының, яшь рэперларның, чирлидерларның, театр осталарының һәм хәтта циркачларның чыгышларын күрәчәк.
Гала-концерт 16.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.