Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2024, 16:39

Бүгенге көндә якынча 400 мең татарстанлының күз күреме буенча проблемалары бар

2023 елда балаларда 40 мең 27 күз патологиясе очрагы ачыкланган

Татарстанда күз авырулары булган кешеләр саны арта бара, бүгенге көндә 400 меңгә якын пациент күрү белән проблемалар аркасында табибларда күзәтелә. Республикада яшәүчеләрдә рефракция патологияләре – ерактан начар күрү, астигматизм, якыннан начар күрү еш очрый. Шулай ук табиблар пациентларга катаракта һәм глаукома диагнозын куя. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә витреоретиналь хирург, КДМА офтальмология кафедрасы доценты, офтальмолог Софья Булгар сөйләде.

«Катаракта – яшькә бәйле авыру, бу патология вакытында күрү сәләте кимү кире кайтарыла. Ә глаукома – пациент ягыннан да, табиб ягыннан да бик игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә торган иң җитди авыру», – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Софья Булгар өстәп әйткәнчә, глаукома вакытында озак вакыт пациентларда шикаятьләр юк һәм алар симптомнар сизмиләр диярлек, шуның аркасында офтальмологка мөрәҗәгать иткән вакытта еш кына нәтиҗәләрне булдырмый кала алмыйлар һәм күрү функцияләре кире кайтарылмаслык рәвештә югала.

Киң таралган күз авырулары арасында шулай ук челтәр катлау патологияләре, шул исәптән аның өзелүе, диабетик ретинопатия һәм яшькә бәйле булган макуляр дегенерация билгеләнә. Өченче авыру соңгы ун елда лидерлык позициясен алып тора. «Патология яшькә, кан тамырлары склерозына бәйле. Авыру шулай ук бик җитди, үзәк күрү үткенлеген киметә һәм еш кына кире кайтарылмаслык була», – дип аңлатты Софья Булгар.

Офтальмохирург, ТР ССМ профессор Е.В.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең беренче квалификация категорияле табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина авырулар булу-булмавын тикшерү өчен сәбәп булган симптомнарны билгеләде. Алар арасында күрү үткенлеген кискен югалту яки томанлы күрү, йөзеп йөрүче тоныклану, төсне тою һәм күрү кырларының үзгәрүе һ.б.

Республикада күз авырулы балалар саны арта. Әйтик, 2023 елда күрү проблемалары белән бәйле барлыгы 40 мең 27 очрак ачыкланган. Шулардан күз мускуллары авырулары һәм рефракция бозылулары буенча 24 мең 183 очрак. «Бу – ата-аналарны гына түгел, офтальмологларны да сагайта торган зур саннар», – диде Элина Минхуҗина.

Чыгыш ясаучылар күз авыруларының төп профилактикасы офтальмолог тикшерүе булуын искәрттеләр, чөнки аларны белгечләр генә иртә стадиядә ачыклый һәм җитди нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итә ала. Офтальмологларга елына ике тапкыр мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

«Әгәр без вакытында диагноз куйсак, ул вакытта пациентның күрү сәләтен саклап калу һәм тормыш сыйфатын югары дәрәҗәдә озайту мөмкинлеге күбрәк. Табибка вакытында мөрәҗәгать итү мөһим – бу, мөгаен, төп постулаттыр», – дип йомгаклады лазер хирургы, ТР ССМ профессор Е.В.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең югары квалификацияле категорияле табиб-офтальмологы Надия Надыйрова.

Барлык яңалыклар