Триатлон буенча Татарстан балалар лигасы ярышларында 200 гә якын спортчы катнашты
Якты Аккош күле территориясендә Балалар лигасының триатлон буенча республика ярышларының алтынчы этабы узды. 200 гә якын спортчы велосипедта 7,3 км га кадәр юл үтте.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан башкаласы вице-мэры, республиканың триатлон федерациясе президенты Денис Калинкин һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сәламләде. Соңгысының сүзләренә караганда, Татарстанда триатлон популярлаша. Аерым алганда, 186 нчы лицейда шәһәрнең беренче триатлон буенча мәктәп үзәге эшли. Балаларны җиңел атлетика буенча Россиянең спорт мастеры, җиңел атлетика кроссының катнаш эстафетасында РФ чемпионатларының бронза һәм көмеш призеры Акмал Ишов өйрәтә.

Шулай ук кичә триатлон буенча Казан беренчелеге һәм Татарстан федерациясе кубогы узды. Ярышларда бөтен илдән 300 дән артык спортчы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышлары сигез этаптан тора, ярышлар ел дәвамында 7-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында уздырыла.

Балалар триатлон лигасы ярышлары 2020 елдан Татарстан хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге ярдәмендә ТР Триатлон федерациясе тарафыннан оештырыла.

2024-09-30T11:05:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.