Йомгаклау ярышлары 30-нчы апрельдә Бадминтон үзәгендә узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 30-нчы апрельдә Казан Мэры кубогына бадминтон турнирында җиңүчеләр билгеләнә. Шәһәр финал ярышлары Бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты, 99) узачак.
Ярышлар командалы булып тора һәм өч яшь төркемендә малайлар һәм кызлар арасында аерым уза: 1-4-нче сыйныфлар, 5-8-нче сыйныфлар һәм 9-11-нче сыйныфлар. Һәр командада дүртәр кеше. Финал турнирында 200-гә якын кеше катнашачак, алар барысы да район ярышларында беренче урыннарны яуладылар инде.
Җиңүчеләр һәм призерлар алты турнирның һәрберсендә медальләр, дипломнар, кубоклар һәм акчалата призлар алачак: беренче урын өчен 12 мең сум, икенче урын өчен 8 мең сум, өченче урын өчен 5 мең сум. Казан Мэры Кубогына бадминтон турнирының гомуми бүләкләү фонды 150 мең сум тәшкил итә.
Команда зачеты барлык очрашуларда район командалары биләгән урыннарның суммасы буенча билгеләнә. Гомуми команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар кубок һәм диплом белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.