Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2023, 11:30

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 меңгә якын турист килгән

Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 78% булган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Алсу Сафина). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 меңгә якын турист килгән – узган ел белән чагыштырганда 22 меңгә күбрәк. 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр яшәү урынары уртача 78% ка тулган, дип хәбәр итте Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Броньлауның төп пигы 3-5 нче гыйнварга туры килгән һәм уртача 93% тәшкил иткән. «Без шәһәр кунакларының фатирлар арендалап яшәүгә ихтыяҗының елдан-ел арта баруын күрәбез», - дип ассызыклады Д.Санникова.

Туристлар өчен иң кызыклы объект – традицион рәвештә Казан Кремле, анда яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, 188 мең кеше булып киткән – узган ел белән чагыштырганда 20,5% ка күбрәк. Бу яңа ел бәйрәмнәрендә «Шәһәр панорамасы» интерактив музеена якынча 2,4 мең кеше килгән (2022 елның шул ук чорына караганда 35% ка күбрәк). Чәк-чәк музее бу көннәрдә якынча 1,4 мең кешене кабул иткән.

Туризмны үстерү комитеты директоры шулай ук узган бәйрәмнәрдә рестораннарга килүчеләр саны артуга да игътибар итте. «Туристлык агымы маршрутлары буенча рестораннарның аерым көннәрдә тулылыгы 100% тәшкил итте. Шул ук вакытта узган яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда уртача чекның кимүе күзәтелә, ул 750-800 сум тәшкил итә», – диде Д.Санникова.

«Туризм тармагын үстерүгә системалы игътибар бирәбез. Без 2013 елгы Универсиаданы уздыру елында Казанның туристлык потенциалын күрдек һәм инде моның белән 10 ел шөгыльләнәбез», - диде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Ул Казан шәһәр Думасы сессиясендә туризмны үстерү программасын эшләргә карар ителүен искәртте. «Башка вакытка калдырмыйча, җәйге сезонга аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге белән керү өчен, программа белән хәзер шөгыльләнүегезне сорыйм», – диде Мэр һәм шәһәр бюджетына өстәмә акча кертеләчәк, дип өстәде.

Фоторепортаж
Аппарат киңәшмәсе, 10.01.2023
Видеорепортаж
10.01.2023 12:36
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 меңгә якын турист килгән
Барлык яңалыклар