«Восток», «Заречье» һәм «Юнитур» лагерьларында беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ял итте.
Бу җәйдә муниципаль лагерьларда төрле профильдәге 87 смена үткәрелде: экологик, тел, лидерлык, спорт-сәламәтләндерү, иҗади, социаль-педагогик, техник һәм патриотик.
«Блогерлар академиясе» һәм «Синең старт» 18 көнлек тематик сменалары балалар һәм аларның ата-аналары тарафыннан югары бәяләнде. «Блогерлар академиясе»ндә балалар үз блогын алып бару һәм социаль челтәрләрдә аралашу өчен төп IT мөмкинлекләрне өйрәнделәр, шәһәрнең популяр блогерлары белән очраштылар. «Ышаныч» үзәге белән берлектә уздырылган «Синең старт» сменасы яшүсмерләргә үз тормыш ориентирларын уйларга ярдәм итте, командада һәм коллективта үз-үзләренә ышанырга өйрәтте. Киләсе елда бу юнәлешләр буенча балаларны колачлау артачак.
Бу җәйдә беренче тапкыр «Восток» һәм «Заречье» лагерьларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар – республика адаптив спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр булды. Даун синдромы, аутизм, шизофрения, сөйләм, ишетү, мотор эшчәнлек бозылу белән 37 кеше ял итте.
Июль аенда «Юнитур» лагеренда «Синең файдага» хәйрия фонды катнашында «Симург» ял итү үзәгенең 15 баласы һәм аларның ата-аналары өчен смена узды.
Август аенда «Ял» үзәге Татарстан Республикасы муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында көзге каникуллар вакытында инклюзив смена оештыруга конкурста грант отты.
Бу юнәлешне уңышлы үстерү өчен вожатыйларны әзерләү программасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү үзенчәлекләре буенча блок кертелгән.
Июль һәм август айларында «Восток» һәм «Заречье» лагерьларында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән балалар (33 кеше) ял итте. Дүрт ел рәттән «Ял» үзәге лагерьларына Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр килә.
Барлыгы авыр тормыш хәлендә калган 747 бала ял итте.
Ике еллык тәнәфестән соң «Ял» үзәге лагерьлары арасында «Якты җәй» дип аталган җәйге фестиваль яңартылды, анда мең ярым бала катнашты.
Бу җәйдә «Ял» үзәге лагерьлары «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенә кушылды. Июнь-август айларында Казан лагерьларында тугыз эре эшкуар, җәмәгать эшлеклеләре булды, алар балаларга үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр һәм шәхси үрнәк итеп балаларны үзләре сайлаган эштә лидерлыкка омтылырга этәрделәр. Алар арасында We Can Fly компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры, SR Space космик компаниясенең спутниклар төзү буенча баш конструкторы Александр Шаенко, Казанның Халыкара мәктәбе директоры, «Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2011» конкурсында җиңүче Нияз Гафиятуллин, «ЕГЭпрорыв.рф» БДИга әзерлек буенча инновацион стартап оештыручысы Олег Тарасов, AXIOM яшьләр хәрәкәте лидеры, IEYI World-2020 яшь уйлап табучылар халыкара күргәзмәсе җиңүчесе Георгий Будник бар.