Ярышлар Су спорт төрләре сараенда 1-4 декабрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). 1 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогына халыкара ярышлар беренче тапкыр узачак.
Турнирда 2000-2005 елларда туган Россия, Дания һәм Белоруссиядән 100-гә якын спортчы катнашачак. Спортчылар трамплиннан (1 һәм 3 м), каланчадан (5, 7,5 һәм 10 м), шулай ук синхрон сикерүләрдә иң көчлеләрен билгеләячәкләр.
Ярышларда Татарстан Республикасын олимпия резервы училищесында шөгыльләнүче 4 спортчы, спорт мастеры Карина Шкляр, Валерий Кравцов, Глеб Касьянов һәм Артем Трубин тәкъдим итәчәк.
Турнирны ачу тантанасы 1 декабрьдә 15.30 сәгатьтә була. Башлангыч ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, финал ярышлары – 16.00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.