В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур стаж аркасында гражданнарның пенсия яше ике елга киметелгән
Фото: Денис Гордийко
Ир-атлар арасында стаж – 42 елдан, ә хатын-кызлар арасында 37 елдан күбрәк тәшкил иткән. Анда мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән Россиядә эшләү чоры исәпкә алынган.
Шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие алу, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү һәм махсус операциядә катнашу чоры исәпкә алына.
«Булган стажны тикшерү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә сората ала. Моны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яки, КФҮ офисына яки Фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, электрон рәвештә эшләргә мөмкин», – дип ассызыклады Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Стажга яшь ярымга кадәрге балаларны, шулай ук эшкә яраксыз гражданнарны карау чоры керми.
Өстәмә мәгълүматны +7(800)100-00-01 (шалтырату бушлай) бердәм контакт-үзәк телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.