Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2021, 11:39

Сакчы, уеннар яратучы һәм аерылгысыз туганнар – «Лапа дружбы» акциясендә казанлылар үзләренә яңа дуслар табачак

28-нче ноябрь көнне «Крылья Советов» паркында «Зооцентр» приютыннан 10 эт тәкъдим ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Якындагы якшәмбедә, 28-нче ноябрь көнне, «Крылья Советов» паркында «Лапа дружбы» акциясе узачак. Шәһәр халкы «Зооцентр» приютында тәрбияләнүчеләр белән таныша, алар белән уйный, күңел ача һәм үзенә ошаган хайванны сайлый алачак.

Акциядә 3 айдан 2 яшькә кадәрге 10 эт тәкъдим ителәчәк. Һәр хайванның үз холкы, әмма аларның һәркайсы мәхәббәткә, игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Кайбер этләрнең язмышы гади түгел, дип сөйләде «Зооцентр» приютының баш ветеринария табибы Ирина Стурова. Мәсәлән, Чип һәм Дейл кушаматлы көчекләрне аларга ай ярым булганда приют волонтеры чүп контейнеры янындагы тартмадан табып алды. «Бу хәл кич белән булды, хезмәткәрләребезнең берсе өйгә кайтып барганда чүп контейнеры янында эт тавышы ишетеп ала, ике искитмәле көчек яныннан узып китү мөмкин булмый, шулай итеп ул ике бертуган Чип белән Дейлны өенә алып кайта», – дип сөйләде Ирина Стурова. Бер айга якын волонтер көчекләрне караган, ә аннары приютка алып килгән. Чип белән Дейлга өч ай тулган, алар аерылгысыз – һәрвакыт бергә.

Акциядә Виви кушаматлы эт тә үзенә яңа хуҗа  эзләячәк, аңа нибары 5-6 ай, тик ул инде чын каравылчы сыйфатларына ия. «Әгәр дә кемдер приют территориясенә керә икән, Виви беренчеләрдән булып тавыш бирә», – дип билгеләде Ирина Стурова. Приют хезмәткәрләре фикеренчә, бу эт шәхси йортта яшәүче хуҗаларга бик яхшы туры киләчәк, мондый сакчы белән бернидән дә курыкмаска була.

Ә актив тормыш рәвешен яратучыларга Патриссия туры киләчәк, аңа 1 яшь тә 6 ай. Эт саф һавада йөрергә, уйнарга, йөгерергә бик ярата. Патриссиянең тулы капма-каршысы – оялчан Гайка. Аңа нибары 3 ай, һәм ул кулда утырырга бик ярата, ул үзен сыйпаганга каршы түгел, шул ук вакытта уңайсызланып, йөзен аска төшерә.

Шундый гаҗәеп, игелекле, тугры дусларны казанлылар өйләренә бик тиздән алып кайта алачак. Барлык этләр дә аларның яше өчен кирәкле булган прививкаларга ия, шуларның дүртесе стерильләштерелгән. Үзләренә көчек алганнар «Зооцентр»да тиешле яшькә җиткәч аларны бушка стерильләштерә ала.

Барлык эт яратучыларны паркта 11:00 сәгатьтә көтеп калалар. Бәйрәмдә казанлылар өйрәтелгән этнең күрсәтмә чыгышын күрәчәк, хайваннарны кышын карау турында беләчәк, ә балаларны квестта катнашырга чакыралар. Шәһәр халкы шулай ук «Зооцентр» приютына азык тапшыра алачак.

Моннан тыш, акция тәмамланганчы паркта хайваннарны вакцинацияләүнең мобиль пункты эшләячәк, анда белгечләр хайваннарны караячак, үз киңәшләрен бирәчәк һәм котыру чиреннән прививка ясаячак. Шунда ук хайванны стерильләштерүгә дә яздырып булачак.

• «Лапа дружбы» акциясе программасы

• 11:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр һәм 12:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр акциягә килгән иң кечкенә кунаклар «Йорт хайваннары эзләре буенча» балалар квестында катнаша алачак.

11:30 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Регина Мөхәммәтхановадан этләрне өйрәтү буенча күрсәтмә чыгышларга чакыралар. Үз күнекмәләрен Эстер кушаматлы бордер-колли күрсәтәчәк.

12:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр казанлыларга кышкы чорда хайваннарны ничек карарга кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Барлык яңалыклар

«Лапа дружбы» акциясе программасы

11:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр һәм 12:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр акциягә килгән иң кечкенә кунаклар «Йорт хайваннары эзләре буенча» балалар квестында катнаша алачак.