В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр әлеге ашамлыкны 23 июньдә авыз итә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Екатерина Виславская). 23 июньдә казанлыларга 6 кг авырлыктагы пәрәмәч тәкъдим итәчәкләр. Һәркем аны авыз итә һәм күңел ачу программасында катнаша алачак.
Зур пирожкины – 80 см диаметрлы – оештыручылар Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча дөнья чемпионатына багышлыйлар, шуңа аның исеме дә “пәрәМЯЧ”. “Ул традицион технологияләр буенча пешереләчәк”, - дип сөйләде “Туган авылым” милли комплексның баш пешекчесе Георгий Тамразов.
Әлеге ашамлык Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча көн уртасында тәкъдим ителәчәк, ә 10.00 сәгатьтә комплекс территориясендә халык һөнәрләре ярминкәсе ачыла. 11.00 сәгатьтә Сабантуй бәйрәме хөрмәтенә күңел ачу программасы башлана. Чарага керү түләүсез.