В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Казанда Таймыр һәм Рыночная урамнары буенча транспорт хәрәкәтен чикләү 25-нче октябрьгә кадәр озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәрәкәт Таймыр урамы буенча Рыночная урамы белән кисешкән урында һәм Рыночная урамы буенча 30-нчы номерлы йорттан 10-нчы номерлы йортка кадәрге участокта ябык. Бу суүткәргеч салу эшләре белән бәйле.