Участокта суүткәргеч реконструкцияләнәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казанда Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар. Участокта суүткәргеч реконструкцияләнәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Чикләү 16 нчы октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта Сыртланова урамындагы 1 нче һәм 5 нче йортлар районында, 9 нчы һәм 11 нче йортлар арасында, Хөсәен Мәүлетов һәм Гарифьянов урамнары киселешләре янында, шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17 нче йорт районында юл өлеше өлешчә ябылачак.
Шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17 нче йортның 5 нче корпусы тирәсендә юл өлеше өлешчә ябылачак, ә 17 нче йортның 2 нче корпусы янында юл өлешен һәм җирле юлны тулысынча ябачаклар.