Бу «Сахаров» метро станциясенең тоннель үткәрү комплексын монтажлау эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Казанда 31-нче декабрьгә кадәр Җиңү проспектыннан Альберт Камалиев проспектына кергән съездда транспорт хәрәкәтен чикләү озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәрәкәтне чикләү «Сахаров» метро станциясенең тоннель үткәрү комплексын монтажлау эшләре белән бәйле.