Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Казанда Волгоград урамы буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәтне чикләү озайтыла. Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
25 нче сентябрьгә кадәр Волгоград урамы буенча 47 нче номерлы йорттан алып 49 нчы номерлы йортка кадәр (Короленко һәм Волгоград урамнары киселешеннән алып Бондаренко һәм Волгоград урамнары киселешенә кадәр) машина йөрү өлеше һәм җирле юллар буенча хәрәкәт тулысынча ябылган. Моннан тыш, Короленко урамы буенча 49 нчы йорттан Волгоград урамындагы 34 нче йортка кадәр участокта хәрәкәт өлешчә чикләнгән.