Бу хуҗалык-көнкүреш канализация трассасын салу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). Татарстан башкаласында Лебедев урамындагы хәрәкәтне чикләүне озайттылар. Бу хуҗалык-көнкүреш канализация трассасын салу белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, машина йөрү өлеше 31 декабрьгә кадәр түбәндәге участокларда ябылган:
18 нче номерлы төзәтү колониясенең административ бинасы янында, колониянең биналары һәм 1 нче номерлы бинаның 1 нче корылмасы арасында.;
1 нче номерлы бинаның 1 нче корылмасыннан алып, Учительская урамына таба борылыш юнәлешендә.