В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участогында канализация коллекторын ремонтлау дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанда Әмирхан урамы буенча урнашкан участокта автотранспорт хәрәкәте өчен чикләүләр 31 нче октябрьгә кадәр озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Әмирхан урамы буенча хәрәкәт итү өлешендә, Чистай урамы киселешеннән алып Четаев урамы киселешенә кадәр Ямашев проспекты ягына таба, канализация коллекторын төзекләндерү дәвам итә.