Сабир Әхтәмов урамыннан Академик Сахаров урамына кадәр участокта суүткәргеч челтәрләре төзелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Казанда Җиңү проспекты буенча автомобиль юлы хәрәкәтен чикләүне май ахырына кадәр озайттылар. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
31-нче майга кадәр Җиңү проспектының Сабир Әхтәмов урамыннан алып Академик Сахаров урамына кадәрге участогы транспорт һәм җәяүлеләр өчен ябык.
Бу суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.