Бу булачак Вознесение трактында транспорт чишелеше төзү эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
2023 елның 1 нче августына кадәр транспорт хәрәкәте өчен Әмәт магистраленең 16 нчы йортының 1 нче корпусыннан 2 нче йортына кадәрге участогы ябыла, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобиль хуҗалары Даурия урамы һәм Танк боҗрасы аша әлеге участокны әйләнеп уза алалар. «Садовое кольцо» комплексында яшәүчеләр Әмәт магистрале буендагы җирле юлдан файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, Әмәт магистрале участогы хәрәкәт өчен 12 нче марттан бирле ябык.