Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). Казанда Җиңү проспекты, Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары участокларында хәрәкәтне чикләүне озайттылар. Биредә суүткәргеч участогы реконструкцияләнә.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, юл 2024 елның 28 нче маена кадәр түбәндәге участокларда өлешчә ябылачак:
Җиңү проспекты, 35, 40а, 43, 45, 56 нчы номерлы биналар каршында;
Җиңү проспекты, 35, 45к1 номерлы биналары каршында Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә;
Бертуган Касыймовлар урамы, 38, 40а, 48, 82 нче номерлы биналар каршында Җиңү проспекты ягына таба хәрәкәт юнәлешендә;
Бертуган Касыймовлар урамы, 70, 80а номерлы биналар каршында Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә;
Рихард Зорге урамы, 28 нче номерлы бина каршында Бертуган Касыймовлар урамына таба хәрәкәт юнәлешендә.