Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2025, 10:37

«Тормыш уты» Казанда: шәһәрлеләр сөяк мие донорларының федераль регистрына керә ала

Акция бүген 12:00 дән 14:00 гә кадәр «УРАМ» экстрим-паркында узачак

Бүген Татарстан башкаласы «Тормыш уты» факелы бөтенроссия эстафетасы этабын кабул итә. Акция илнең барлык төбәкләрендә уза. Шәһәрлеләр сөяк мие донорларының федераль регистрына керә ала. Донорлар өчен мобиль комплекс «УРАМ» экстрим-паркында урнашкан.

Иреклеләргә анкета тутырырга туры киләчәк, моның өчен үзләре белән паспорт һәм СНИЛС оригиналлары булырга тиеш. Аннан соң акциядә катнашучыларга типлаштыру процедурасы үткәреләчәк – венадан 4 мл кан алыначак.

Хроник авырулары һәм сәламәтлекләре белән проблемалары булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

Мобиль пункт 12:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Сөяк мие донорларының федераль регистры Россия Президенты һәм хөкүмәте кушуы буенча 2022 елда булдырылган. Бүгенге көндә регистрда 450 меңнән артык потенциаль донор исәпләнә. Генетик яктан туры килә торган донор табу ихтималы 10 меңгә 1 генә тәшкил итә.

Барлык яңалыклар