В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарның үзләре белән паспорт һәм тиешле документлары булуы мөһим
Шимбә көнне, 25 октябрьдә казанлыларны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәтләрендә кабул итәчәкләр. Белгечләр 9:00–15:00 вакыт аралыгында шәһәр халкына консультация үткәрәчәк, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Бу көнне казанлылар пенсияләрен рәсмиләштерә яисә яңадан исәпләтә, социаль түләүләргә һәм пособиеләргә гариза бирә, шулай ук ана (гаилә) капиталын рәсмиләштерү хезмәтеннән файдалана алачак.
Социаль фонд бүлекләренә килгәндә гражданнарга үзләре белән паспорт һәм тиешле хезмәтләрдән файдалану хокукын раслый торган документлар алырга киңәш ителә.
Адреслар һәм эш графигы турында актуаль мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча рәсми сайтында табарга була.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен тәүлек буе эшли торган түләүсез +7(800)100-00-01 телефон номерына шалтыратырга кирәк.