Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2018, 13:12

Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге офисы Бауман урамына күчте

Беренче биш эш көнендә ул, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, өчтән бер өлештән артык турист кабул итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Екатерина Виславская). Казанның туристлык-мәгълүмат үзәгенең яңа офисы Бауман ур., 49/10 адрес буенча ачылды. Инглиз телле белгечләр шәһәр кунакларына Татарстанның истәлекле урыннары, транспорт инфраструктурасы һәм чаралар афишасы турында сөйлиләр.

Бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә туристлык-мәгълүмат үзәгенең 3 офисы эшләп килде: Казан халыкара аэропортында, Пушкин һәм Кремль урамнарында. Соңгысы ябылды, яңасы аңа алмашка килде. “Бауман урамына күчү – язмыш бүләге. Җитәкче һәм туристлык өлкәсендә озак еллар дәвамында эшләүче кеше буларак мин бәхетле, - диде Казанның туристлык-мәгълүмат үзәгенең генераль директоры Наталья Абрамович. – Иртәгә май бәйрәмнәренә туристлар килә башлый. Кунакханәләрдә урыннар юк, күп санда туристлар көтәбез, шуңа да бәйрәмнәр алдыннан Бауман урамына күчүне дөрес адым дип саныйм”. Офисның техник ачылышы 20 апрельдә булды, рәсми ачылыш – бүген. Беренче биш көн эчендә белгечләр 250 туристка хезмәт күрсәткән, бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә артык.

Яңа офис Visit Tatarstan өслүбендә бизәлгән, ул көн дә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ачык. Анда инглиз телендә иркен сөйләшүче белгечләр эшли. Алар Казан, Зөя утрау-шәһәре, Болгар, Алабуга, Чистайның истәлекле урыннары турында сөйли, җәмәгать транспорты җәдвәле белән таныштыра, теге яки бу бинаның кайда урнашуын әйтә, булачак чаралар турында мәгълүмат бирә ала. Биредә үк Казанның һәм Татарстанның рус, инглиз, алман, кытай, испан телләрендә чыккан карталарын бушлай алып була. Француз һәм фарсы теләрендә брошюралар чыгарга тора. Бауман урамындагы офисның яңалыгы булып ай саен чыгарыла торган “Чаралар афишасы” белешмәлеге, шулай ук сувенирлар почмагы тора, биредә бары тик Visit Tatarstan бренды продукциясе генә сатыла.

“Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, туристлык-мәгълүмат үзәкләре кунакларга мәгълүмат бирүче һәм хезмәт күрсәтүче төп корал булып тора, - диде үз чиратында ТР Туризм буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын этәрү бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева. – Турист канәгать булырга тиеш. Ул югалудан, мәгълүматсыз калудан куркырга тиеш түгел. Шуңа да безнең төп приоритетыбыз – мәгълүмати ярдәмнең заманча, уңайлы сервисларын булдыру”.

Искәртергә кирәк, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Казанда 6 матч узачак: төркем этабы кысаларында 16 июньдә Франция белән Австралия очрашачак, 20 июньдә – Иран белән Испания, 24 июньдә – Польша белән Колумбия, ә 27 июньдә – Корея белән Алмания. 1/8 финал уены Казанда 30 июньдә узачак, ә 1/4 финал уены – 6 июльдә. “Кунакчыл Казан” проекты ярдәмендә чемпионат вакытында шәһәр урамнарында берничә мобиль чатыр пункт эшләячәк, анда 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр туристларга волонтерлар ярдәм күрсәтәчәк.

Барлык яңалыклар