Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2018, 10:15

Казанның яңа метро станцияләренең берсе “ТАССРның 100 еллыгы” дип аталачак

Башкарма комитетның метрополитенның икенче линиясенең беренче участогына атама бирү турындагы карары чыкты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Башкарма комитетның 2018 елның 8 июнендә чыккан 3405 номерлы карары буенча Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогының 4 станциясенә атамалар бирелде.

Юлиус Фучик урамы буенча станция “Улица Юлиуса Фучика - Юлиус Фучик урамы” дип аталачак, ә Юлиус Фучик урамындагы “10-нчы микрорайон” шәһәр пассажир транспорты тукталышы тирәсендә - "10-й микрорайон - 10 нчы микрорайон”. Юлиус Фучик һәм Ломжа урамы тукталышлары арасында урнашачак станция “100-летие ТАССР» – «ТАССРның 100 еллыгы” исемен йөртәчәк, ә Альберт Камалиев проспектындагы станциягә “Улица Академика Сахарова – Академик Сахаров урамы” исеме бирелгән.

Мондый карар ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе мөрәҗәгате һәм метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын проектлау белән бәйле кабул ителгән. Карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 2018 елның 21-нче июненнән 23 (455) номерында бастырылды.

Барлык яңалыклар

Казанның яңа метро станцияләренең берсе “ТАССРның 100 еллыгы” дип аталачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Башкарма комитетның 2018 елның 8 июнендә чыккан 3405 номерлы карары буенча Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогының 4 станциясенә атамалар бирелде.<br> </p> <p> Юлиус Фучик урамы буенча станция “Улица Юлиуса Фучика - Юлиус Фучик урамы” дип аталачак, ә Юлиус Фучик урамындагы “10-нчы микрорайон” шәһәр пассажир транспорты тукталышы тирәсендә - "10-й микрорайон - 10 нчы микрорайон”. Юлиус Фучик һәм Ломжа урамы тукталышлары арасында урнашачак станция “100-летие ТАССР» – «ТАССРның 100 еллыгы” исемен йөртәчәк, ә Альберт Камалиев проспектындагы станциягә “Улица Академика Сахарова – Академик Сахаров урамы” исеме бирелгән. </p> <p> Мондый карар ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе мөрәҗәгате һәм метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын проектлау белән бәйле кабул ителгән. Карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 2018 елның 21-нче июненнән 23 (455) номерында бастырылды. </p>