Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче гыйнвар). ТР башкаласы поселокларында яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр территорияне кардан чистартуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
«Игелекле Казан» кайнар линиясе бүген 13:00 дән 18:00 гә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар +7(843)558-74-18 телефоны буенча кабул ителә.
Кичә ТР башкаласында кар көчле ява башлады – соңгы биш елда бу иң катысы. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә 18 мм явым-төшем соңгы тапкыр 2018 елның декабрендә яуган.