В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы - җирле активистларның эш көннәре нәрсәләрдән торганлыгы хакында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алинә Бережная). Казан волонтерларының үзәк штабы көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Көн саен үзиреклеләр мохтаҗларга азык-төлек сатып ала һәм тарата, аларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән ярдәм итә. Март ахырыннан волонтерлар өлкәннәрнең үтенечләре буенча 7 мең тапкырдан артык чыкканнар. KZN.RU порталы корреспонденты бер көнгә активистлар сафына керде һәм волонтерлык хезмәте эше белән эчтән танышты.
Иртәдән үк Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты базасында урнашкан шәһәр волонтерларының үзәк штабында (Петербург ур., 70), эш кайный - берәүләр шалтыратулар кабул итә, икенчеләр гаризалар туплый, өченчеләр адрес буенча юлга чыгарга әзерләнә. Активистлар арасында 25 яшьлек Руслан Мөхәммәтҗанов та бар. Пандемиягә кадәр бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләндем, хәзер волонтерлыкка күчтем. «Минем әти-әнием өлкән яшьтә һәм коронавирус йоктыру куркынычы төркеменә карыйлар. Мин аларның ярдәмгә мохтаҗ булуларын аңлыйм. Аларга карап, мин волонтер булырга карар кылдым, - дип сөйләде Руслан.
Көн саен волонтерлар штабына 100-гә якын мохтаҗ казанлы ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, алар арасында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар бар. Керә торган гаризалар турындагы мәгълүмат гомуми чатка җибәрелә, анда һәр волонтер «үз» эшен сайлый. «Гаризалар төрле характерда була - азык-төлек, дарулар китерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү. Көнгә дүрт гаризаны эшкәртә алам - санга түгел, сыйфатка эшлим», - дип аңлатты Р.Мөхәммәтҗанов.
Һәрбер чыгу алдыннан активистлар махсус әзерлек уза - кулларны антисептик белән эшкәртәләр, температураны үлчиләр, шулай ук индивидуаль саклану чараларын алалар - кешеләр белән һәр контакттан соң бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткаларны алыштырырга кирәк. Барлык тиешле процедуралар аша KZN.RU порталы корреспонденты да узды. Аннары без Руслан белән Яңа Савин районына беренче гаризаны үтәргә - 82 яшьлек Александр Данилович Шадринга, рецепт алу өчен башта поликлиникага кереп, ташламалы дарулар сатып алырга киттек.
Без Руслан белән аның автомобилендә хәрәкәт иттек, әмма волонтер сүзләренчә, активистлар арасында заказларны җәяү үтәүчеләр дә бар. «Машина волонтерлар эшен күп тапкырлар гадиләштерә - заказларны син тизрәк башкарасың һәм һава шартларына бәйле түгелсең. Хәер, кояшлы көннәрдә эшләү күпкә күңеллерәк - кәеф яхшырак, һәм мөмкин кадәр күбрәк яхшы эшләр башкарасы килә», - дип сөйләде волонтер.
Руслан хәтта автомобильдә дә битлек һәм перчаткалар киеп йөри. Аның сүзләренчә, волонтерлар барлык куркынычсызлык чараларын максималь үтәргә һәм үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга тиеш. «Минем өйдә дә «пычрак» һәм «чиста» зоналар бар - урамнан соң мин киемнәрне коридорда салам һәм аннары гына кулларны юарга һәм дезинфекция чарасы белән эшкәртергә барам. Без бит кешеләр белән элемтәгә керәбез һәм, үзебез дә белмичә, инфекция таратучылар була алабыз», - дип сөйләде Р.Мөхәммәтҗанов.
Поликлиника регистратурасында Русланнан аның волонтер булуын раслый торган таныклыкны күрсәтүен сорадылар. «Игелекле Казан» логотибы төшерелгән жилетка - ул әле синең волонтер булуыңның гаранты түгел, шуңа күрә еш кына һәр активистта булырга тиешле таныклыкны күрсәтүне сорыйлар», - дип аңлатты Р.Мөхәммәтҗанов.
Озак көттергән рецептны алгач, без күрше поликлиниканың даруханә пунктына дарулар сатып алырга киттек. Ул вакытлыча эшләми иде, һәм безгә якындагы икенче аптека пунктына кадәр бераз әйләнеч ясарга туры килде. Гаризаны үтәү өчен башыннан ахырына кадәр ике сәгать вакыт китте. «Төрле хәлләр була, ләкин өметсезлеккә бирелергә кирәкми, мин эшкә алынсам, аны ахырына кадәр җиткерергә тиешмен. Өстәвенә, бездә дедлайн юк, иң мөһиме - барлык заказларны 18.00 сәгатькә кадәр башкарырга өлгерү», - диде активист.
Пенсионер янына фатирга керер алдыннан волонтер битлеген һәм перчаткаларын алыштырды, шулай ук кулларын дезинфекция чарасы белән эшкәртте. Александр Данилович белән ул тиешле дистанцияне саклады, әдәпле һәм тыйнак булды. «Игътибарыгыз, кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Без урамга чыга алмыйбыз, ә сез һәрвакыт безгә ярдәмгә киләсез. Сәламәт булыгыз!»- дип Русланга рәхмәт белдерде Александр Данилович.
Алга таба без Идел буе районына икенче гаризаны үтәргә киттек. Фатир бусагасында безне 75 яшьлек Раил Сәетҗан улы Габдрахманов каршы алды - ул волонтерлык хезмәтенең еш клиенты. Пенсионер үзе генә яши һәм инвалид коляскасында хәрәкәт итә. Бу юлы ул балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, кефир, чәй һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга кушты. Акча белән расписка алып, без кибеткә киттек. Юлда волонтердан барыннан да ешрак өлкән яшьтәге кешеләрнең нәрсә сатып алырга сораулары турында кызыксындым. «Исемлекләр төрлечә була - сөт, ит, икмәк, ярмалар, яшелчәләр. Әмма без беркайчан да алкоголь эчемлекләр сатып алмыйбыз - бу тыелган. Кызыклы заказлар да була. Әйтик, һәр якшәмбе көнне бер өлкән яшьтәге кеше 10 шешә минераль су китерүне сорый, - дип сөйләде Р.Мөхәммәтҗанов.
Кибеттә волонтер азык-төлекне җентекләп сайлый - яраклылык срогын тикшерә, иң яңа яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ала, тележкага товарларын исемлек буенча гына сала, пенсионер белән шалтыратыша һәм сатып алу детальләрен ачыклый. «Өлкән яшьтәге кешеләр билгеле бер маркалы товарларны алырга күнеккәннәр, шуңа күрә аларның фикерен исәпкә алырга һәм сораганнарын гына сатып алырга кирәк», - дип аңлатты Р.Мөхәммәтҗанов.
Бер сәгать тә үтмәде, заказ үтәлде - чек, калган акча һәм азык-төлек Раил Габдрахманов кулында иде. «Вакыт табуыгыз өчен рәхмәт. Безгә сезнең игътибар бик мөһим, әле бер тапкыр да волонтерлык хезмәте уңайсыз хәлдә калдырмады - барысы да тиз һәм сыйфатлы башкарыла», - диде пенсионер.
Безнең эш көне волонтерларның үзәк штабында тәмамланды. Биредә Руслан башкарылган эш турында хисап тотты, фирма жилеткасын тапшырды, кулларын антисептик белән эшкәртте һәм битлек һәм перчаткаларны яңаларына алыштырды. Ул арада штабта эш тукталмады - шалтыратулар дәвам итте, димәк, иртәгә Руслан яңадан башка волонтерлар белән бергә хезмәткә чыгачак. «Көн, һәрвакыттагыча, бай булды. Эштән арымадым - яхшы эшләр башкарганда, арыганлык турында уйламыйсың», - дип билгеләде волонтер.
Исегезгә төшерәбез, азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары буенча кабул ителә.