«Махсус» җайлаштырылган кием-салым Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Литвада һәм Украинада да популяр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Алинә Бережная). Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен кием тегү буенча уникаль ателье эшли. Бер ай эчендә Латыш Укчылары урамы, 27 адресы буенча урнашкан остаханә бер мең данәгә кадәр кием чыгара, ә заказлар Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Литва һәм Украинадан да килә.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен ателье булдыру идеясе Далия Гайнановага очраклы гына килмәгән – аның 11 яшьлек улы Тимурга балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Аның өчен кием сатып алу һәрчак төп проблемаларның берсе булган - аны ательеда яки фабрикаларда заказга тектерергә туры килгән. Мондый шәхси яраклаштырып тегү Далиягә ярты елга ярты миллион сумга төшкән. «Балалар церебраль параличы диагнозы булган балалар өчен махсус киемнәр тегүче юк, бу рентабельле түгел. Дәүләт стандартлары, үрнәкләр бар, массакүләм җитештерү өчен киемнәр алар буенча тегелә, үзенчәлекле балалар параметрлары бу стандартларга туры килми», – дип аңлатты Д.Гайнанова.
Ул вакытта, 2015 елда, судта эш урыныннан китеп, Далия мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ателье оештыра. Озак вакытлар остаханәнең үз квадрат метрлары юк иде - әүвәл кием фабрикаларда, аннары Казан читендәге арендага алынган зур булмаган биналарда тегелгән. «Акча аз, аренда кыйммәт, өстәвенә, тегүчеләрне, үрнәкләр булдыру өчен конструкторларны ялларга туры килде, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк иде. Беренче кием партиясен тегү өчен улымның коляскасын саттым», - дип искә ала Д.Гайнанова.
5 ел эчендә тормышка ашыру шактый авыр булыр кебек тоелган идея үз бинасы һәм хәтта үз лейблы булган тулы бер производствога әверелде. Остаханәдә ай саен меңгә кадәр эшләнмә тегелә. Киемгә заказ бирүчеләр арасында Татарстан кешеләре генә түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург, Литва һәм Украина халкы да бар. Россиядә барлыгы 1,5 миллионнан артык инвалид кеше адаптив киемгә мохтаҗ.
Беренче карашка, мөмкинлекләре чикле балалар өчен тегелгән кием гадәти кибет киштәләрендә яткан киемнән берни белән дә аерылмый кебек тоела. Әмма аның үз нечкәлекләре бар. Һәр нәрсә уникаль – ул кияүдә уңайлы, синтетикасыз тукымалардан ясалган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларның физик үзенчәлекләренә туры килә. Җайлаштырылган кием-салым ата-аналар һәм балаларның тормышын җиңеләйтә, киенү һәм чишенү вакытын киметә, тернәкләнү узганда, көндәлек кию өчен, шулай ук операциядән соңгы чорда уңайлы. Мәсәлән, биредә озын җиңле һәм селәгәй бүленеп чыгу югары булган балалар өчен күкрәк яулыгы булган боди тегәләр. Бодига беркетелгән төймәләр яулыкны җиңел ычкындырырга һәм, чистасына алыштырып, беркетеп куярга мөмкинлек бирә. Ә күкрәгендә каптырмалы комбинезон табигый юл белән ашату мөмкин булмаганга, корсактагы трубка аша тукланучы балаларга кирәк. Ательеда кулларында югары спастика күзәтелгән балалар өчен махсус жилетлар, мускул эшчәнлегенә зыян килгән балалар церебраль параличы диагнозлы балалар өчен чылбырда һәм клепкаларда, билендә өстәмә беркетелгән чалбарлар, аяк киемнәре һәм башкалар тегелә.
«Нинди киемгә ихтыяҗ булуын аңлау өчен без мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналар белән аралашабыз, кием сайлаганда нинди проблемалар белән очрашуларын беләбез һәм киемне аларга туры китереп тегәбез», - дип аңлатты Д.Гайнанова. Кием булдыруда билгеле бер параметрларга яраклаштырып үрнәкләр ясаучы конструкторлар зур ярдәм күрсәтә. «Иң катлаулысы – идея эшләү, чөнки һәр баланың үзенчәлекләре һәм параметрлары аерыла», – дип сөйләде эшмәкәр.
Кием-салым уңайлы гына түгел, матур да булырга тиеш - ательеда бу принцип саклана, шуңа күрә һәр әйбер төрле принтлар, декоратив элементлар булган тукымалардан тегелә. «Ата-аналар үзләренең үзенчәлекле балаларын матур, модалы, стильле киемдә күрергә тели, шуңа күрә кием дизайнына аерым игътибар бирелә. Идеяләрне һәркайдан алам – журналлар карыйм, балалар кибетләре буйлап йөрим. Мин киемнәребезнең сәламәт балалар өчен тегелгән киемнәрдән аерылмавын телим», - дип сөйләде Д.Гайнанова. Аның сүзләренә караганда, ателье хезмәткәрләре өчен иң төп бүләк – ата-аналар тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре. «Шалтыраталар, язалар, рәхмәт әйтәләр. Элек үзләренә киемне үзгәртеп тегәргә туры килә иде, дип сөйлиләр. Мондый сүзләрне ишеткәндә, чыннан да, файдалы эш белән шөгыльләнүеңне аңлыйсың», - дип уртаклашты Д.Гайнанова.
Эшмәкәр планнарында - җитештерүне арттыру һәм «махсус» кием-салымга мохтаҗ балаларны аның белән мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итү.