В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Учреждение төзелеше агымдагы елның җәендә башланачак
Фото: Денис Гордийко
Учреждениене төзү буенча эшләр агымдагы елның җәендә башланачак, ул Казанның Порт урамында урнашачак.
«Секцияләр, төрле сервислар ярдәмендә, шулай ук шәһәрлеләргә хезмәт күрсәтеп, акчаның 50% ын үзләре эшли алсын өчен без спорт мәктәпләренә дәүләт заказын формалаштырабыз. Ләкин сәләтле балалар өчен кастинглар үткәрәчәкбез, бу эш белән Алинә шәхсән шөгыльләнәчәк. Максималь ташламалы яки бушлай шартлар булдырырга тырышачакбыз», – диде министр. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Фигуралы шуу мәктәбен ачу турында килешүгә Алинә Заһитованың Петербургта узган Халыкара икътисади форум вакытында ТР рәисе белән очрашуы вакытында ирешелде.
Алинә Заһитова – Россиянең фигуралы шуучысы, ул хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча Олимпия чемпионы (2018), Европа чемпионы (2018) һәм дөнья (2019) чемпионы титулларына ия.