В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда алдан сайлап алу аша узган 8 дәгъвачы катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Ксения Швецова). Казанда Юдино бистәсендәге яшьләр үзәгенә җитәкчесе вазифасына бәйгенең икенче этабы башланды. Анда 8 дәгъвачы катнаша. Бүген Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында потенциаль җитәкчеләр үзәкне үстерүгә бәйле үз идеяләрен тәкъдир иттеләр. Жюрины Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов җитәкләде.
Революция урамы, 29 адресы буенча урнашкан яшьләр үзәгенә җитәкче вазифасына ачык конкурс Юдино торак массивында 17-нче июльдә старт алды. Анда югары белемле, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган Россия гражданнары катнаша алды.
Бәйгенең 30-нчы июльгә кадәр узган читтән торып уздырылган этабында катнашучыларның гаризалары һәм портфолиолары каралды. Барлыгы 10 кеше гариза биргән, сайлап алу нәтиҗәләре буенча икенче этапка 8 кеше узды, дип сөйләделәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Жюри составына «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Павел Михеев, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Александр Артемьев, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр һәм студентлар оешмалары үзәге директоры Тимур Камалетдинов һәм башкалар керде.
Жюри әгъзалары икенче этапка узган дәгъвачыларның анкеталары белән танышты, шулай ук аларның Юдино яшьләр үзәген үстерүгә бәйле планнары белән кызыксынды. Конкурста катнашучыларның берсе - 29 яшьлек Айдар Гарифуллин - яшьләр үзәгенә Юдино бистәсендә туган спортчы, танылган футболчы Виктор Колотовның исемен бирергә тәкъдим итте. Үзәк җитәкчесе вазифасына дәгъва кылучы билгеләп үткәнчә, җиңгән очракта, аның өчен төп максатларның берсе - сәламәт, социаль актив тормыш алып баручы яшьләр җәмгыятен формалаштыру булачак һәм шулай ук ул үзәк базасында кыяга тауга менү спортын үстерергә тәкъдим итте.
«Татарстанда бу спорт юнәлеше җитәрлек үсеш алмаган. Үзәктә яхшы скалодромнар ачсак, анда хәтта шәһәр үзәгеннән дә яшьләр килер иде, дип уйлыйм», - дип фикерләре белән уртаклашты конкурсант.
Яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына тагын бер дәгъвачы - 46 яшьлек Евгений Ванягин. Ул жюри әгъзаларына яшьләр белән эшләү белән һәрвакытта да кызыксынуын сөйләде. Үзенең презентациясендә ул балаларны һәм яшьләрне спорт һәм иҗат үсешенә мотивацияләүгә басым ясады. «Минемчә, балалар белән эшләүгә яки алар белән очрашуларга аларны илһамландыру һәм яшьләрне үз үрнәкләре белән мотивацияләү өчен танылган шәхесләрне чакырырга кирәк», - дип саный Е.Ванягин.
Үзәкне үстерү буенча үз идеяләре белән конкурсның башка катнашучылары да уртаклашты. Аларның барлык проектларын жюри әгъзалары берничә көн дәвамында караячак. Нәтиҗәләрне киләсе атнада игълан итү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Киров районындагы Юдино бистәсендә яшьләр үзәге төзелә. Анда спорт юнәлешләренә караган 10 секция булдырылачак. Моннан тыш, шәһәрнең бер генә яшүсмерләр клубында да аналоглары булмаган ниндзя-трасса һәм скалодром төзү планлаштырыла. Үзәкне ачу август ахырына билгеләнгән.