В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан дәүләт автоинспекциясе җәяүлене бәрдерү очрагы шаһитларын эзли. Юл-транспорт һәлакәте 28-нче сентябрь көнне 14:06 сәгатьтә Камай һәм Мәүлетов урамнары киселешендә булган.
Һәлакәт урыныннан качкан машина йөртүче 17 яшьлек студент кызны бәрдергән, ул юлны светофорның рөхсәт итә торган сигналына көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча чыга торган булган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кыз медицина ярдәме сорап травмпунктка мөрәҗәгать иткән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар буенча +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48 шалтыратуларын сорый.
Узган тәүлектә Казанда 188 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 2-се зыян күрүчеләр белән – җәяүлене бәрдерү һәм автотранспортлар бәрелешүе. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 2 кеше – җәяүле һәм пассажир – төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге.