Юл-транспорт һәлакәте 13-нче сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Чехов урамындагы 8-нче номерлы йорт каршында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казанда 64 яшьлек җәяүлене бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 13-нче сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Чехов урамындагы 8-нче номерлы йорт каршында була.
Зыян күргән ир-ат көйләнелми торган җәяүлеләр кичү юлы аша чыга. Авария нәтиҗәсендә ир-атның кече балтыр сөяге һәм сул балтырының өске өлеше сына. Toyota автомобилен йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә.
Казан дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча җавап бирүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
Узган тәүлектә Казанда 203 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 6-сында зыян күрүчеләр бар. Нәтиҗәдә 4 җәяүле, машина йөртүче һәм 2 пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.