Кюветка төшеп киткән машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казан дәүләт автоинспекциясе кичә кич Лесная урамындагы 6-нчы номерлы йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
17:00 сәгатьтә «Лада» автомобиленең билгесез йөртүчесе кюветка киткән, шуның нәтиҗәсендә 32 яшьлек пассажир зыян күргән. Машина йөртүче РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 159 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның өчесе зыян күрүчеләр белән – җәяүлене таптау, транспорт чаралары бәрелешү һәм кюветка төшеп китү. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр – машина йөртүче, җәяүле һәм пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.