В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучыларга Итальян битлек комедиясе, Лопе де Вега иҗаты һәм Уильям Шекспир пьесалары турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). 28 нче апрельдә Казан Яшь тамашачылар театрында «А» дан «Я» га кадәр театрның популяр тарихы» циклыннан чираттагы лекция узачак.
Лекция Яңарыш яки Ренессанс чоры (XV-XVII гасырлар) театрына багышланачак, ул вакытта фән һәм сәнгатьнең чәчәк ату вакыты булган. Тыңлаучылар Италиягә, Яңарышның туган иленә барып кайтачак, дель арте комедиясе яки маскалар комедиясе турында беләчәк. Шулай ук лекцияләрдә Испания, Лопе де Вега иҗаты һәм Англия турында сөйләячәкләр (анда Яңарыш театры Уильям Шекспир пьесалары ярдәмендә бөтен Европага таныла).
Лекцияне филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко уздырачак.
Лекция Яшь тамачылар театрының көзгеле залында 19:00 сәгатьтә башлана. Керү түләүле. Анда шулай ук «Пушкин картасы» буенча да керергә мөмкин, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.