Катнашучылар өчен РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге вәкиле чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). 9-нчы декабрьдә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белем мәктәбенең чираттагы дәресе узачак. Очрашуга РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге белгече чакырылган.
Трансляция 14:00 сәгатьтә башлана. Аңа Telegram яки WhatsApp мессенджерларындагы проект төркемнәрендә сылтама буенча кушылырга мөмкин.
Инвалид балаларның ата-аналары өчен каралган Хокукый белем мәктәбе 2020 елдан башлап ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан менталь яки башка тайпылышлары булган, мәнфәгатьләрен кайгыртуга мохтаҗ 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның Бөтенроссия ата-аналар оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла, һәм Россиядә Балачакның унъеллыгына багышланган. Дәресләр төрле ведомстволар белгечләре белән үткәрелә, мәсәлән, Россия Пенсия фонды, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Республика спорт-адаптив мәктәбе һәм башкалар белән, дип хәбәр ителә омбудсмен аппаратында.