Маркетта катнашучылар матурлык, фитнес, балалар күңелен күрү һәм башка өлкәләрдә үз хезмәтләрен һәм продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Чираттагы үзмәшгульләр ярминкәсе Казанда 7-8-нче декабрьдә узачак. Маркетта катнашучылар матурлык, фитнес, балалар күңелен күрү, репетиторлык һәм башка өлкәләрдә үзләренең хезмәтләрен һәм продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, биредә үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булачак.
Ярминкә 7-нче һәм 8-нче декабрьдә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Г.Коләхмәтов ур., 28 адресы буенча урнашкан сәүдә комплексының беренче катында эшләячәк. 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр биредә үзмәшгуль булырга теләүчеләргә консультация биреләчәк.
Ярминкәдә катнашу өчен түбәндәге телефон аша теркәлергә мөмкин: +7(927) 441-81-43. Чара «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы ярдәме белән уза, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.