Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2020, 15:45

2022 елгы Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын булдыруга конкурста җиңүчеләр игълан ителде

Алар рәтенә Казанда яшәүче Нияз Хәйруллин да керә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Казаннан Нияз Хәйруллин 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын төзү конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Барлыгы жюри өч җиңүчене билгеләде. Аларның идеяләре профессиональ дизайнер агентлыклары тарафыннан эшләнеп бетәчәк, ә аннары тагын бер тапкыр конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк. Визуаль образның йомгаклау вариантын ел ахырына кадәр тәкъдир итәчәкләр.

Иң яхшы идеяләр авторлары Мәскәүдән Игорь Горелышев, Самарадан Валерий Сазонов һәм Казаннан Нияз Хәйруллин булды. Моннан тыш, Владимир өлкәсеннән Александр Густяков махсус призга лаек булды.

Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына Мәскәү, Самара, Казан һәм Татарстан Республикасы авторларыннан, Таганрогтан, Дагстан Республикасыннан, Владимир, Смоленск өлкәләреннән, шулай ук башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән 30-га якын эш керде.

Җиңүчеләрне сайлау ике этапта узды. Башта конкурс комиссиясе әгъзалары конкурсантларның гаризалар материаллары белән таныштылар һәм аларны читтән торып тавыш бирү форматында шәхси бәяләделәр. Нәтиҗәләр буенча рейтинг һәм шорт-лист формалашкан, аңа 10 лидер-гариза кергән. Алар арасында җиңүчеләр ачыкланды да, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-28-нче гыйнварында Казан Бөтендөнья кышкы Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Ярышларга дөньяның 108 иле вәкилләре - интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган һәм булмаган 2 мең спортчы - юнифайд-партнерлар киләчәк. Шулай ук аларга 3 меңгә якын волонтер һәм 4 мең мактаулы кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак.

Уеннар программасына 7 спорт төре буенча ярышлар керә: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү.

Бөтендөнья махсус Олимпия уеннары һәр ике ел саен үткәрелә, чиратлашып җәйге һәм кышкы чорларда уздырыла һәм бөтен дөнья буйлап трансляцияләнә. Соңгы ярышлар 2017 елда Австриядә узды.

Барлык яңалыклар