Катнашу өчен телефон аша алдан язылу кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Бу атнада «Игелекле эшләр остаханәсендә» ТР башкаласы халкы бушлай текстиль мозаикасына өйрәнә һәм юристтан консультация ала алачак.
Текстиль мозаикасы буенча дәрес 9 нчы ноябрьдә 14:00 сәгатьтә башлана. Дәресне укытучы Ольга Кондратьева үткәрәчәк.
Юрист белән 10 нчы ноябрьдә 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр киңәшләшергә мөмкин булачак. Шәһәрлеләрнең сорауларына Илдар Кыямов җавап бирәчәк.
Очрашулар Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. Урыннар саны чикле, шуңа күрә алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.