Блогерлар мәктәбе 28-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр Петровский бистәсендә эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 28-нче сентябрьдә Казанда бушлай «Йөрәктән йөрәккә» блогерлар мәктәбе» проекты старт ала, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак.
Укытучылар булып православ һәм дөньяви масс-медиа өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында яшьләр эшләре буенча Синодаль бүлек белгече Александр Маланин, Казан дәүләт мәдәният институты телевидение кафедрасы укытучысы Максим Мальков, Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Игорь Палкин, SMM-белгеч Владислав Дежнев, шулай ук Казан блогерлары булачак.
Блогерлар мәктәбе 28-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр Петровский бистәсендә эшләячәк, яшәү, туклану һәм укыту бушлай булачак. Уку тәмамлангач, барысы да блогер мәктәбен тәмамлау турында сертификатлар алачак.
Гадәти булмаган эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә гаризалар бары тик COVID-19га анализның тискәре нәтиҗәләре турында яңа белешмә булган затлардан гына кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Казан епархиясенең матбугат хезмәте.
Блогер мәктәбенә язылырга теләүчеләргә 15-нче сентябрьгә кадәр сайтта анкета тутырырга кирәк.
«Блогерлар мәктәбе» проекты президент грантлары фонды ярдәмендә Казанның Духосошествие гыйбадәтханәсенең мәгълүмат бүлеге тарафыннан оештырылган.