Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2024, 08:45

Казан мэриясеннән «Әминә» укыту роликлары «Алтын мөнбәр» фестивалендә иң яхшы милли кыска кинофильм дип танылды

Алар татар телен җиңел һәм истә калырлык җырлар нигезендә өйрәнергә булышалар

«Әминә» исемле татар телендәге укыту роликлары XX Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы милли кыска кинофильм» номинациясендә җиңү яулады. Видеоязмаларны «Татармультфильм» ТР башкаласы мэриясе белән берлектә һәм аның заказы буенча чыгара.

«Әминә» – иң нәниләр өчен татар телендә матур, күңелле һәм истә калырлык җырлар. Аларны профессиональ шагыйрьләр һәм композиторлар Резеда Гобаева һәм Миләүшә Хәйруллина яза. Роликларның төп героинясын — Әминә исемле кызны — «Апуш» балалар татар театр студиясендә тәрбияләнүче Мәликә Бариева яңгырата.

Проект ел башында старт алды. Беренче биш ролик мэриянең рәсми каналларында урнаштырылган. Мәсәлән, «Вконтакте» социаль челтәрендә чыгарылышларны 17,3 меңнән артык тапкыр караганнар. Видеоны укытучылар һәм тәрбиячеләр татар теленә кызыксыну уяту өчен кулланалар.

Барлыгы 32 анимацияле ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27се Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә эшләнәчәк. Проектның яңа серияләре бик тиздән тәкъдир ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын мөнбәр» кинофестивале Казанда 6—11 сентябрь көннәрендә узды. Конкурс программасын 20 илдән 51 картина тәкъдим итте. Аларны Россия, Сүрия, Мисыр, Гыйрак, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Оман, Әзербәйҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан киноҗитештерү вәкилләре бәяләде.
Барлык яңалыклар