Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2022, 11:15

Казанда «Кино вакыты» питчингында гомуми приз фонды 850 мең сум тәшкил итәчәк

Катнашучылар тулы метражлы, кыска метражлы, документаль яки анимацион фильм, шулай ук сериал тәкъдим итә алалар.

Фото: «Кино вакыты» дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь). Декабрь аенда Казанда төбәк кино проектлары өчен «Кино вакыты» питчингы узачак. Гомуми приз фонды 850 мең сум тәшкил итәчәк. Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия сценаристлары, режиссерлары һәм продюсерлары чакырыла. Алар тулы метражлы (60 минуттан артык) яки кыска метражлы (45 минутка кадәр) уен фильмы, документаль һәм анимацион кино яки сериал тәкъдим итә алалар.

Эшләр өч категориягә бүленәчәк. «Старт»ка эшләү стадиясендә булган проектлар эләгәчәк, биредә акча эшне үстерү һәм эшләтеп җибәрү өчен соралырга мөмкин. «Процесста» категориясенә төшерү производствосын тәмамлау стадиясендәге кинокартиналар кертеләчәк, ярдәмне постпродакшн этабындагы теләсә нинди эш төре һәм эшне алга җибәрү өчен алырга мөмкин. «Пилот» сериаллар өчен каралган, бу категориядә акчаларны үсешкә, җитештерүгә яки лентаны тәмамлауга сорау мөмкинлеге бар.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча кыска исемлек төзеләчәк. Аның нигезендә эксперт советы әгъзалары җиңүчеләрне сайлап алачак. Һәр номинациядә лауреатларны акчалата призлар көтә. Тулы метражлы иң яхшы уен киносы – 350 мең сум, кыска метражлы кино 150 мең сум отачак. «Документаль кино» номинациясендә җиңүчегә 200 мең сум, «Старт» номинациясендә 150 мең сум биреләчәк.

Өстәмә призлар буларак, питчингта катнашучылар проектларны продюсерлауга, эшләрне тормышка ашыруда ярдәмгә, студияләрдә практика узуга, белем бирү партнерларыннан сертификатларга, кинематография өлкәсендә түләүсез хезмәтләр күрсәтүгә яки аларга ташламаларга һ.б. исәп тота алалар.

Катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 10 нчы ноябренә кадәр сылтама буенча кабул ителә. «Кино вакыты» питчингы «Алтын тәлинкә» III төбәкара кинопремиясе кысаларында РФ Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар