Мәчетләрдә чаралар 6:30 да Коръән укудан башланачак
Фото: Денис Гордийко
Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Ә 13:00 сәгатьтә шәһәр халкын Иске Татар бистәсендә һәм Кремль яр буенда (ТР Милли китапханәсе янында) көтеп торачаклар, анда концертлар, мастер-класслар, хәләл-маркетлар һәм фуд-корт оештырыла.
Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителәчәк.
«Хокук саклау органнарыннан дин тотучыларның иминлегенә зур игътибар бирүләрен сорыйм», – дип йөкләде мэр Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ТР рәисе указы нигезендә 10 нчы апрель – эшләми торган бәйрәм көне. Иртәгә казанлыларның эш көне яки сменасы бер сәгатькә кыскарачак.
Юлия Летникова