Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Казанның җәмәгать транспорты штат режимында эшли. Узган төндә транспорт предприятиеләренә караган техник хезмәтләрнең көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә, хәрәкәт составы маршрутларга тулысынча чыкты, өзеклекләр булмады.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр итүенчә, җәмәгать транспорты эше эш көне графигы буенча оештырылган. Хәрәкәт интерваллары урам-юл челтәре торышына һәм һава торышы шартларына бәйле.
Тиешле чаралар күрә алу мөмкинлеге булсын өчен, транспорт предприятиеләренә, һава шартларының начараюы турында алдан ук хәбәр ителгән иде. Казанда көчле кар явулар барлык автотранспорт предприятиеләренең дә эш режимын үзгәртте. Кичә аларның һәркайсында оператив штаб киңәшмәләре булып узды. Техник хезмәтләрнең эшен арттыру турында карар кабул ителде. Төн дәвамында предприятиеләрдә, шулай ук якын-тирә территорияләрдә кар чистартылды. «14-нче гыйнвар 20.00 сәгатьтән башлап тракторлар эшләде. Чистарту эшләре иртәнге сәгать дүртенчедә төгәлләнде. Автобуслар җәдвал буенча маршрутларга чыга алсын өчен, автобус базасыннан шәһәр магистраленә кадәр булган «коридорлар» кардан чистартылды», – дип сөйләделәр «Байлык №3» предприятиесендә.
15-нче гыйнвар иртәсендә көчле кар явымы аркасында тимер юл вокзалыннан («Солнечный город» торак клмплексы ягына таба) «Халитов»тукталышына кадәр юл тотучы 5-нче номерлы трамвай хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Хәрәкәт торгызылды. Хәзерге вакытта электротранспорт челтәре хуҗалыгы өзеклекләре теркәлмәгән.
Вәзгыять Казанның Транспорт комитеты контроле астында.
Исегезгә төшерәбез, Казанда тәүлек эчендә явым-төшем айлык норманың яртысын тәшкил итте. Һава шартлары начараю сәбәпле, юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте. 15-нче гыйнварга каршы төндә шәһәр урамнарында 500-дән артык махсус техника берәмлеге кар чистартты.