В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9-нчы гыйнварга кадәр шәһәр транспорты пассажирларны ял көне графигы буенча йөртәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казанда 31-нче декабрь көнне 41 шәһәр маршрутындагы 73 берәмлек күчмә составның эше төн уртасына кадәр озайтылачак, ә 1-нче гыйнварда җир өсте транспорты 7:00 сәгатьтә йөри башлаячак.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк – 5:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен пассажирларга 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.
7-нче гыйнварда, Раштуада, бәйрәм гыйбадәте тәмамланганнан соң, 2:30 сәгатьтә биш автобус һәм бер троллейбус махсус биреләчәк. Пассажирлар «Үзәк стадион» тукталыш пунктыннан китә алачак.
Бәйрәм көннәрендә шәһәрнең Транспорт комитетында һәм шәһәрнең транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләр кизү торачак. Бөтен туган сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары комитетның кайнар линиясе: +7(843)275-30-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак.