Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2020, 17:49

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак

Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге белән эшлекле киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин белдерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү буенча гомумроссия тавыш бирү 1-нче июльдә узачак. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин белдерде.

Дәүләт башлыгы, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасын күчерү карары кабул ителүен искәртте. «Пандемия вәзгыяте яхшыру белән, без, әлбәттә, нормаль тормышка кайтабыз. Хәлләр, күргәнебезчә, акрынлап тотрыклана бара. Шуңа күрә безгә Конституциягә төзәтмәләр өстендәге эшкә әйләнеп кайтырга кирәк», - диде ул.

Владимир Путин ассызыклаганча, тавыш бирү барышында һәм аның оешмасында гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.

Киңәшмәдә ил Президенты шулай ук гражданнарны гомумроссия тавыш бирүендә актив катнашырга чакырды, дип хәбәр итә kremlin.ru. «Сүз төп закон - Конституция турында бара. Ул илебезнең, безнең тормышыбызның, балаларыбызның тормыш нигезендә ята һәм социаль, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп хокукый һәм юридик гарантияләрне билгеләячәк, безнең халыкара партнерлар белән үзара хезмәттәшлек принципларын ачыклаячак. Конституцияне юкка гына илнең төп законы дип атамыйлар. Россия гражданнарының төп законның параметрларын билгеләүдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашуына өметләнәм», - дип йомгаклады ул.
Барлык яңалыклар