В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл иртәгә ТР башкаласында бәйрәм литургиясен җитәкләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь). Казанга 10 нчы октябрьдә изге Годеново хачын алып киләчәкләр. Тәре йөреше барышында оештыручылар епархияләр һәм төбәкләр администрациясе белән берлектә җәмгыятьтә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар, мәдәни-агарту чаралары үткәрергә планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясендә.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Годеново авылы янында пәйда булган хачның 600 еллыгына багышланган гомумроссия тәре йөрешен оештырган православие миссионерлык җәмгыятенә үз фатихасын биргән. Танылган миссионерлар һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, православие тематикасына караган нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү булачак.
Изгеләштерелгән Годеново изгесен Россиянең һәм Белоруссиянең 27 шәһәре аша, төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка алып барачаклар. Шулай итеп, тәре йөртүчеләр Мурманскидан Севастопольгә һәм Бресттан Владивостокка кадәр маршрут буенча узачак. Тәре йөреше 4 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хач Казан-Богородица ирләр монастыреның Казан Мәрьям Ана иконасы кафедраль соборына (Большая Красная урамы, 5) 10 нчы октябрьдә 7:00 сәгатьтә китереләчәк. Шул ук көнне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казан соборында бәйрәм илаһи литургиясен җитәкләячәк. Гыйбадәт кылу 9:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Казанда 4 нче ноябрьдә Благовещенский соборыннан Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак. Шуңа бәйле рәвештә хәрәкәт чикләүләре кертеләчәк.