Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2019, 13:13

Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе 20 апрельгә күчерелә

Күчерү турында карар шәһәрлеләр үтенече белән кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Гомумшәһәр җыештыру өмәсе Казанда 20-нче апрельдә узачак. Күчерү турында карар шәһәр халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителде.

Традиция буенча ел саен үткәрелә торган гомумшәһәр өмәсе Казанда апрельнең соңгы көннәрендә үткәрелә. Бу вакытка коры һәм җылы һава торышы урнаша, ул шәһәрне чүп-чардан һәм кыш буена җыелган пычрактан чистартырга һәм республика башкаласын җәйге сезонга әзерләргә мөмкинлек бирә. Быел өмәне үткәрү 27-нче апрельгә планлаштырылган иде.

Узган атна дәвамында өмәдә катнашырга планлаштырган шәһәр халкыннан, соңгы ял көннәрендә Пасха бәйрәмен үткәрүгә әзерләнү өчен, җәмәгать чарасын бер атнага алгарак күчерү үтенече белән берничә мөрәҗәгать алынды. Һава шартлары шимбә өмәсен билгеләнгән вакытыннан алда үткәрү мөмкинлеге биргәнгә, Казан Башкарма комитеты тарафыннан шәһәркүләм шимбә өмәсен 20-нче апрельгә күчерү турында карар кабул ителде.

Гадәттәгечә, шәһәр иҗтимагый киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Шәһәр өмәсендә Башкарма комитетның структур бүлекчәләре Казансу елгасының яр буе территориясен Рус-Немец Швейцариясе районында һәм «Казан Арена»стадионы артында чистартачак. Шулай ук сәнәгать предприятиеләре, гараж кооперативлары, сәүдә, мәдәният, спорт объектлары биналары һәм корылмалары, автозаправка станцияләре челтәрләренә аерым игътибар бирү планлаштырыла. Фасадл һәм коймалардан башлап якындагы территориягә кадәр бөтен территорияне тәртипкә китерәчәкләр.

Инвентарьны, капчыкларны алуга һәм җыелган чүпне чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча тиешле район хакимиятләренә, торак идарәче компанияләренә һәм тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел гомумшәһәр өмәсе, озакка сузылган яз һәм салкын һава торышы белән бәйле рәвештә, май аенда үткәрелде. Ул вакытта анда 1,5 меңнән артык оешма һәм 55 мең кеше катнашты, 400 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә шәһәрнең 75 җәмәгать территориясе чистартылды, калдыкларны күмү полигоннарына 10,5 мең кубометр чүп чыгарылды.

Барлык яңалыклар