В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык Казанда 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр узачак. Гомумшәһәр өмәсе 24-нче апрельгә билгеләнгән. Казан Башкарма комитетының тиешле карары Казан шәһәрене муниципаль берәмлегенең 9-нчы номерлы документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.
Шәһәр территориясендә икеайлык барышында гомуми кулланылыштагы юлларны, квартал эчендәге юлларны, паркларны, скверларны, ясалма корылмаларны, ишегалларын җыештыру, агач һәм куаклар утырту планлаштырыла. Акциядә катнашучыларга стихияле чүплекләрне һәм чүп өемнәрен бетерү, тукталыш павильоннарын, светофорларын һәм коймаларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнергә кирәк булачак.
Мондый икеайлык Татарстанда даими үткәрелә. Әйтик, узган ел акциядә бары тик Казанда гына да 398 светофор пычрактан юылган, 39 мең 68 юл билгесе төзәтелгән һәм чистартылган, юл тамгаларының 448 терәге буялган, ә тулаем республика буенча миллионнан артык агач һәм куак утыртылган.